2009, 17 апрель.
Мөслим районы Сал. Мухан мәдәният йортында лаеклы ялдагы укытучы, шагыйрә - Вәсилә Хәйдәрованың юбилей кичәсе үтте. Аны мәктәп коллективы әзерләгән. Ветеранны 70 яше тулу уңаеннан район җитәкчелеге, мәгариф бүлеге, район ветераннар советы, Метрәй авыл җирлеге Советы, туганнары, балалары, авылдашлары тәбрикләде. Юбилярга муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбиповның котлау адресы, шулай ук кыйммәтле бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, ветеран хөрмәтенә җырлар башкарылды. Вәсилә ханым үзе җырлады да, биеп тә күрсәтте, спектакльләрдән өзекләрдә дә уйнады, шигырьләр укыды. Кичәдә аның яңа китабын тәкъдим итү дә булды.
"Авыл утлары".
Hosted by uCoz