5

5.03. 09.

Олимпия уеннары

       Туган якны өйрәнү түгәрәге членнары ( V-VII класслар) 2 командага бүленеп Олимпия уеннарында көч сынаштылар. Троя һәм Спарта командалары уенга ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Спорт ярышлары интеллектуаль сораулар белән аралаштырып алып барылды. Йөгерү, озынлыкка сикерү, тәлинкә һәм сөңге ату, көрәш ярышлары булды. Олимп тавыннан төшкән аллаларны ( VIII- IХ класс укучылары) уенчылар бик тиз таныдылар һәм кем икәннәрен әйттеләр.

Капитаннар да  блиц-турнирда сынатмадылар. Борынгы заман тарихын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә Спарта командасы җиңде. Уен укучылар өчен файдалы булды.

 

Hosted by uCoz