Бәһия Әхәт кызы Гатауллина (Мәрданова) Гатауллина (Мәрданова) БӘҺИЯ Әхәтовна Мөслим авылының Мөслим урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлагач, шәфкать туташы булу теләге белән, Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Салавыз-Мухан авылында шәфкать туташы булып эшли башлый. Алган белемнәрен тирәнәйтү өчен БӘҺИЯ Әхәтовна Казан шәһәренә юнәлә. Ул вакытта да медицина институтына конкурс бик зур була, шунлыктан ул Казан Дәүләт педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. Укытучы буларак хезмәт юлын Мөслим районы Метрәй урта мәктәбендә башлый. 1978нче елдан Мэрдэнова БӘҺИЯ Әхәтовна Салавыз-Мухан сигезьеллак мәктәбендә фәннәрен укытуга күчә.
Химия-биология укытучысы буларак, ул үзен табигать кешесе, чәчәкләр, үсемлекләр дөньясында дип хис итә. Үз фәнен бик ярата, дәресләрен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, укучыларның актив катнашында үткәрә. Шул рәвешле эшләп, ул балаларда әлеге фәнгә карата тирән мәхәббәт тәрбияли. Нәтиҗәдә аның укучылары химия-биология олимпиадаларында район күләмендә призлы урыннарга чыктылар. Югары уку йортларына кергәндә әлеге фәннәрдән имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшыралар. БӘҺИЯ Әхәтовнаның химия-биология буенча ясаган альбомы да республика күләмендә үткәрелгән конкурста яхшы бәяләнде.
Җитәкче буларак, класс коллективын, бербөтен итеп төплап,һәр эшне, һәр чараны үрнәк оештыра, аларда укучыларның актив катнашуына ирешә. Укытучы-методист буларак, оештырган дәресләре, тәрбия сәгатьләре, кичәләре - башкалар өчен өлге. БӘҺИЯ Әхэтовна яшь педагогларның якын киңәшчесе, яраткан остазлары булды. Ул аларга Һәрчак ьәр эштә ярдәмитә. БӘҺИЯ Әхәтовна җиһазлаган кабинетта үзеңне табигать кочагындагыдай хис итәсең.
Гаиләсендә уңган хуҗабикэ, үрнәк әни. Хаҗиәхмәт абый белән матур гомер итеп бер ул, бер кыз үстерделәр. Рәмисләре -Казан авыл хуҗалыгы академиясен укып бетереп, аспирантурада укый. Миләүшә урта мәктәпне бетереп, Бөгелмә экономия ьэм финанслар институтында укый.

- Салавыз-Мухан мәктәбенә җәй көне килгән булсагыз, "аһ" итәр идегез. Мәктәп ишегалды шау-чәчәккә күмелеп утыра иде, - дип каршы алдылар безне укытучылар.
Шул чәчәкле бакчаны күрү бәхетенә ирешмәсәк тә, мәктәптәге биология кабине-тын күргәч, шаккаттык. Нинди генә гөл, нинди генә чәчәк юк иде биредә. Шуңа күрә биология кабинеты район буенча беренче урынга да лаек булган.
- Ишегалдында да кырыктан артык бакча гөле үстерәбез, - ди ме-тодист-укытучы Бәһия Әхәт кызы МӨРДАНОВА. - Экология түгәрәгенә Рюрүче малайларым-кызларым уңган, бик теләп, яратып бакчада эшлиләр, гөлләрне дә алар карыйлар.
Салавыз-Мухан мәктәбендә балаларны табигатьне яратырга гына өйрәтеп калмыйлар, аларны сәнгать аша дә тәрбиялиләр икән. Һәр авыл мәктәбеңдәге баянчылар булмау проблемасы әлеге мәктәптә хәл ителгән. Салавыз-Муханда өчәү алар, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ришат ЗАРИПОВка да, география укытучысы Миргарифан ХАННАНОВка да, рәсем укытучысы Марс ТИМЕРГАЛИЕВка да авылда гына түгел, районда да тиңнәр юктыр, мөгаен.
Салавыз-Мухан мәктәбе малайлары Ришат абыйлары оештырган халык уен кораллары ансамбленә йөрергә яратсалар, кызлар Эльмира апалары КАМАЕВА җитәкләгән "Ләлә" бию ансамблен үз иткәннәр.
"Сабантуй", 1999, ноябрь.