АВЫЛ ТАРИХЫ

Уфа губернасы,Минзәлә өязе, Ирәхтә волосте Салавыз-Мухан авылы Ык елгасының көнбатышка борылган үзәненең уң ягына урнышкан . Үзән зур түгел, төньяк көнчыгышка таба калкулыклар башлана. Үзәнне Түтәләм дигән ерым икегә аера.
Авылның исеме килеп чыгу турында түбәндәге риваять йөри. Имеш, Ольгин авылы янындагы хутордан өч гаилә бу узәнгә килеп урнашкан. Алар сал ясап, сал агызып көн күрә башлаганнар. Авылны Сал-Авызы дип йөрткәннәр. Эшне башлап, оештырып йөрүче кешеләрнең берсе Мокан карт булган. Мокан Сал-авызы, соңрак Салавыз-Мухан дип йөртелә башлаган.
1880-1890 нчы елларда авыл 75 крестьян хуҗалыгыннан торган. Шуларның 35 ендә җир була, Ә 40ы җирсез.
Гасыр башында бик зур вакыйгалар булмый, шулай да 1904-1905 нче елларда рус-япон сугышына 15 кеше китә. Шулардан Минһаҗев Сәлах сугышта һәлак була.
1914 елда Герман сугышы башлангач, авылдан 62 кеше китә, 13 е кире әйләнеп кайтмый.
1918 нче елда авыл халкына җир бүлеп бирелә, язгы чәчү вакыты авырлык белән башкарыла, җирне уртакка эшкәртергә мәҗбүр булалар.
1919-1920 нче елларда җимерелгән хуҗалыкларны торгызу өстендә эшли башлыйлар.
1921 нче елда ачлык килә, ачлык белән көрәшү чаралары оештырыла. Авылда хәлле кешеләр һәм ярлылар барлыкка килә.
1926 нчы елда бренче булып совет сәүдәсе оешкан. Беренче сатучы - Гыздәтуллин Фәрди.
1927-1928 нче елларда Баһауов Мәҗит җитәкчелегендә авыл советы оештырыла, аның 22 әгъзасы булган.
1927 нче елда ВКП(б) ның XV съезды авыл хуҗалыгын күмәкләштерү бурычын куйган. 1929 нчы елның 5 нче декабрендә авыл халкының гомуми җыелышы булган һәм анда күмәк хуҗалык оештыру турында карар кабул ителгән, идарә һәм ревкомиссия составы сайланган. 1930 нчы елның февраль башында 150 хуҗалык күмәк хуҗалыкка кергән. Бу хуҗалыкка “Фордзон” исеме бирелгән, раисе Морзаханов Мөхәммәзтин булган.
1931 нче елның февраль-март айларына крестьяннарның 90% ы хуҗалык әгьзасы булган. Күмәк хуҗалыкта 4 игенчелек бригадасы оешкан. Бригада җитәкчеләре итеп Закиров Шәрип, Габдрахманов Нормөхәммәт, Латыйпов Лотфрахман, Гыймаев Мирхаҗияннар билгеләнгән.
1931 нче елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 14,5 ц. Уңыш алына, хуҗалык йөкләмәсе 228% ка үтәлә, шуның өчен “Фордзон” күмәк хуҗалыгы ургыч һәм җилгәргеч машина белән бүләкләнә.1933 нче елның язында Мәһдиев Низам , Яппаров Әюп беренче мәртәбә авылга трактор алып кайталар, берничә елдан коммунар комбайны кайта.
1936 нчы елда күмәк хуҗалыкта Галиев Гәбдрәхим җитәкчелегендә яшелчә бакчасы оештырыла.
1940 нчы елдан “Фордзон” күмәк хуҗалыгы “Фрунзе” исемен йөртә башлый.
1972 нче елдан күмәк хуҗалык совхозга үзгәртелә, “Үзәк” исемен йөртә башлый.
1997 нче елда авыл тулаем газлаштырылды.
1999 нчы елга авылда 160 хуҗалык исәпләнә.