Валеева Гөлүсә Мәзһәр кызы

Вәлиева Гөлүсә Мәзһәр кызы

Tуган елы 1971 ел, 4 Февраль
Тәмамлаган уку йорты КГПИ, инфак, 1992
Белгечлеге Немец һәм инглиз теле укытучысы
Укыткан фәне Инглиз теле
ШӘХСИ ПРОБЛЕМА: "Укучыларга индивидуаль якын килеп, инглиз теле дәресләрендә сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, грамоталы язарга өйрәтү
КЛАСС ҖИТӘКЧЕСЕ БУЛАРАК ПРОБЛЕМАМ: Ата —аналар белән тыгыз элемтәдә торып укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, үзара дуслыкны ныгыту, сәламәт яшәргә өйрәтү.

Аның турында

Соңгы елларда тормышта чит телләрне белүнең әһәмияте арта бара. Чит илгә ял итәргә барасыңмы, укуда яисә эшеңдә кирәкле информация эзлисеңме, көн саен компьютер кулланасыңмы - барысы өчен дә чит тел белү зарур, Ә инде сайланган һөнәрең буенча уңышка ирешәсең килсә - чит телсез моны булдыруы икеле. Шулай итеп, түбәндәге нәтиҗәгә килеп була: татар баласы бүгенге көндә чит телне, ана теле белән берүк дәрәҗәдә белергә тиеш.
Баланы чит телгә өйрәтүдә иң төп факторларның берсе - әлбәттә, яхшы әзерлекле, тиешле белем-күнекмәләргә, югары педагогик һәм гомуми культурага ия булган укытучы шәхесе. Үзе белгәннәрен тамчысына кадәр укучыларына өләшүче укытучылар бар. Тумыштан укытучы, диләр андыйлар турында. Бу язмам - тырыш, максатчан, зур ихтыяр көченә ия булган, шул ук вакытта гаҗәеп тыйнак һәм сабыр холыклы кеше - Сал.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең чит телләр укытучысы Гөлүсә Вәлиева турында.
Тумышы белән Минзәлә ягы кызы, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, юллама белән Сал. Мухан мәктәбенә килә. Гөлүсә үзен тынгысыз, эзләнүчән, яңалыкка омтылучан, башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп башкаручы педагог итеп танытты. Укыткан фәненең барлык нечкәлекләрен, эчке тоемлау белән күңеле аша үткәреп, укучыларына җиткерә белә. Ул үткәргән дәресләрнең сыйфаты, барыннан да элек, иҗади, заманча, укытучы һәм укучы эшчәнлегенең бердәм булуына бәйле. Ул һәрбер бала дәрестә яңа белемне үзләштерүдә иҗади якын килсен һәм кирәк булганда ул белемне куллансын өчен тырыша. Һәр дәрес инглиз телендә аралашу, чит ил халыкларының культурасын һәм милли төбәк традицияләрен өйрәнү белән үрелеп барыла. Укучыда күбрәк белергә тырышу омтылышы уятыр өчен, актив алымнар кулланып үткәрелгән дәресләрдән тыш, традицион булмаган дәресләр уздыра. Катлаулы материалны гади һәм тормышка, укучыга якын булган мохиткә бәйләп аңлата белүе, балаларга карата таләпчән һәм шул ук вакытта йомшак һәм ягымлы булуы, һичшиксез, фән белән кызыксыну, ә үзенә ихтирам уята.
Гөлүсә Мәзһаровна сәләтле укучылар белән дәрестән тыш күп эшли: аларга консультацияләр бирә, тел буенча төрле конкурсларда катнашырга ярдәм итә, олимпиадаларга әзерли. Аның укучылары, тирән белемгә ия булуларын дәлилләп, күп еллар рәттән район олимпиадасы призерлары булып киләләр. Ул укыткан укучылар арасында алтын һәм көмеш медаль ияләре, чит тел факультетын тәмамлаган студентлар бар.
Чит телгә карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен Гөлүсә Мәзһаровна бик оста итеп төрле чаралар оештыра. Ул чараларга, гадәттә, мәктәпнең барлык укучылары да җәлеп ителә, чөнки һәр бала, мөмкинлегеннән чыгып, үзе башкарып чыга алырлык шөгыль таба ала монда: инглиз телендә җырлыймы ул, бииме, оештырылган уенда катнашамы - болар барысы да иң элек, һәр балада булган сәләт һәм иҗат чаткыларын кабызып җибәрергә ярдәм итә, алар да сәхнә культурасы, инициатива, үз-үзләренә ышаныч тәрбияли. Боларны тормышка ашыру укытучыдан иҗади эш таләп итә.
Мәктәпнең чит телләр кабинеты заманча җиһазландырыл-ган, барлык төр кирәкле күргәзмә әсбаплар белән тәэмин ителгән. Монда укучылар үзләренә кирәкле булган бөтен мәгълүматны таба ала. Г. Вәлиева районкүләм уздырылган "Ел укытучысы - 2005" конкурсында катнашты һәм призлы урын яулады.
Гөлүсә Мәзһаровна җитәкләгән классларда укыган балалар аны үз әниләре кебек якын итәләр, чөнки ул аларны тормыш серләренә өйрәтә, әхлаклы һәм кешелекле булып үсәргә ярдәм итә, төрле кызыклы эшләр оештыра. Ата-аналар, авыл халкы белән тыгыз элемтәдә тора. Балаларны да әти - әниләре белән киңәшләшеп эшләргә өнди.
Район чит тел укучылары арасында ул иң югары методик һәм теоретик әзерлекле белгечләрнең берсе. Методик берләшмә утырышларында еш кына чыгышлар ясый, үзенең эш тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша, яшь укытучыларга киңәшләрен бирә, методик ярдәм күрсәтә. Җитди, гадел һәм кешелекле педагогның коллегалары арасында абруе зур. Рушания ХӘЙДӘРОВА,
мәгълүмати-методик үзәк методисты.

Бүләкләрe


Инглиз телен үзләштерү буенча диагностика
Еллык контроль эш нәтиҗәләре
Олимпиада нәтиҗәләре
Үзбелем күтәрү планы
Ачык дәресләр
Ачык тәрбия сәгатьләре
Класстан тыш чаралар





Hosted by uCoz